Мамадыш аграрийлары кыш йоклаганнармы.

2017 елның 3 марты, җомга

Гади тырмалар һәм культиваторлар ремонты барлык хуҗалыкларда да төгәлләнгән. Берәр чәчкечләрен һәм авыр тырмаларын – дискаторларын “Передовик“ белән “Семиозерка“да гына сафка бастырасылары калып бара. Ә көпчәкле һәм чылбырлы тракторлар ремонтын тизрәк төгәлләргә кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Азык-төлек корпорациясе“ндә – 5, “Семиозерка“да – 4, “АПК “Нократ“та һәм “Омар“да 8әр тракторларын сафка бастырып бетерәселәре бар әле.

Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләре аграрийларга быел да кыр эшләре өчен ярдәм программасы эшләделәр. Язгы чәчү өчен район хуҗалыкларына һәм фермерларына 7080 центнер катлаулы ашлама – диаммофоска бүленде. Бүгенге көндә аны ташый башладылар. “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте үз акчасына бер мең тонна аммиак селитрасы сатып алган. Кыр эшләре өчен ташламалы бәяләрдән дизель ягулыгы да бүленә.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International