2016 елның февраль аенда яңа туган балаларга бирелгән исемнәр рейтингы.

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә февраль аенда 22 яңа туган бала теркәлде. Шуларның 13е –малай, 9ы – кыз. 

Һәрбер ата-ана үзенең шундый яраткан һәм якын булган сабыена бары тик  яхшыны гына, матурны гына бирергә тели. Шулай ук балага исем сайлаганда да бар яктан да иң күркәм булган исемнәр эзлиләр. Шулай итеп, февраль аенда яңа туган сабый  малайларга иң күбе Радмир исеме бирелгән.

       Малайлар исемлегендә шулай ук: Алмаз, Илнур, Ислам, Рамир, Самат, Султан, Марк, Константин, Әмир, Аяз, Кәрим кебек исемнәр бар. Кызларга Аишә, Валерия, Сафия, Эльвина,  Ясминә, Ульяна, Сәминә, Лиана, Мәдинә исемнәре биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International