Нәҗип Нәккаш белән очрашу.

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

26 февраль көнне Усали авыл мәдәният йортында җәүһәрташлар белән тиңләрлек күпкырлы сәләт, талант иясе, галим һәм әдип, рәссам-бизәүче, хаттат- шамаилче, туграчы-миниатюралар остасы Нәҗип Нәккаш белән очрашу кичәсе булып узды. Бу кичәдә якташлары аны Татарстанның олы бүләге – Тукай премиясе белән  бүләкләнүе уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәргә җыелды.  Якташларын котларга  сәхнәгә берәм-берәм бергә укыган сыйныфташлары, аңа белем биргән мөгәллимнәр, университетта бергә укыган студент дуслары, хезмәттәшләре, бер туганнары  күтәрелделәр. Усали мәктәбенең тарих укытучысы Лидия Семеновна Константинова язган сценарий буенча оештырылган бу очрашу-кичә Нәҗип Нәккашның (Исмәгыйловның) иҗатының  ни дәрәҗәдә купкырлы икәнен тагын бер кат аңларга булышты. Табигате белән бик сабыр,бик эшчән,тырыш, тыныч холыклы, хезмәттәшләренә һәм дусларына теләсә кайчан ярдәм кулы сузучан, изге, чиста күңелле кеше  беркемгә карата усаллык, тупаслык эшләгәнен күрмәссең дә , ишетмәссең дә. Ул менә дигән гаилә башлыгы , үрнәк ир, үрнәк әти, өч ул тәрбияләп, үзе кебек уңган, эшчән, әдәпле итеп үстерә. Бу кичәдә чыгыш ясаучыларның һәркайсы  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны зур хөрмәт белән  искә алды,бигрәк тә Нәҗип абыйның сабакташы, бүгенге көндә Теләче районында гомер кичерүче Нурания апа (Миннегалимова) Гыйлметдинова Г.Тукай сүзләренә язылган “Әллүки” җырын башкаргач, халык белән тулы зал  көчле алкышларга күмелде. Усали халкы якташлары Нәҗип Нәккашбелән горурлана, киләчәктә дә исән-сау гомер итеп, киләчәктә дә яҗадан-яңа әсәрләре һәм уңышлары белән халкыбызны сөендерүен көтеп кала.

   Нәҗип Нәккаш  үзен хөрмәт итеп килгән якташларына тирән рәхмәтен җиткерде. Усали мәдәният йортынының китапханә бүлмәсе элеккеге мәчет бинасында урнашуын искә алып, аңа искиткеч матур,  зур шамаилен бүләк итте. Очрашу-кичә сәхнәдәге кунаклар , залда утыручылар башкаруында Габдулла Тукайның “ Туган тел” теле җыры белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International