ШТРАФЛАР АРТТЫ.

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

 Әгәр юл эшләре вакытында (ремонт, төзү) куркынычсызлык чаралары күрелмәсә, моның өчен җаваплыларга штрафлар салыначак. Бу турыда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә кул куйган федераль законда әйтелә. Шуңа күрә юлчыларның куркынычсызлык чараларына игътибарлары артыр, дип көтелә. Административ хокук бозулар кодексының 12,34нче маддәсендәге таләпләр үтәлмәгән очракта юллар һәм башка юл корылмалары өчен җаваплы затларга әлеге маддәнең 1нче өлеше нигезендә 30 мең сум штраф салу каралган. Юридик затлар исә аны берничә мәртәбә артыграк түлиячәкләр: 200 меңнән алып 300 мең сумгача. Юлчылар гаебе белән кешенең сәламәтле- генә җиңелчә яисә уртача авырлыктагы зыян килә икән, җаваплы затларга үз кесәләреннән – 50-100 мең, ә юри- дик затларга 400 меңнән алып 500 мең сумга кадәр ак- чаларыннан колак кагарга туры киләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International