Шуларның берсе – Җәнлек совхозы бистәсе. Биредә спортның әлеге төре инде дистә еллар үзенең популярлыгын югалтмый. Төбәктә эшләп килүче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче малайлар гына түгел, ир-егетләрнең дә яраткан уены ул. Биредә төрле дәрәҗәдәге ярыш-бәйгеләр дә еш оештырыла. “Берсут“ агрофирмасы“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Николай Кириллов инициативасы һәм иганәчелек ярдәме белән үт кәрелгән турнирга башка төбәкләрдән дә киләләр. Быел ярышларда төбәкнең яшьләр, ветераннар командаларыннан тыш, анда Питрәч районының Кощаково һәм Биектау районының Бирюли бистәләре хоккей сөючеләре дә катнашырга теләк белдергәннәр. Нәтиҗәдә, яшьләр барлык көндәшләрен дә отып, турнирның җиңүчеләре булдылар. Икенче урында – Бирюли хоккейчылары, өченче урында – ветераннар. Җиңүче һәм призлы урыннар алучыларга Николай Петрович 20, 15 һәм 10 мең сум акча тапшырды. Безнекеләр приз акчасының бер өлешен спорт мәктәбенең хоккей классының матди-техник базасын ныгытуга тотачакларын белдерделәр.