Файдасы да бар, зыяны да аз түгел.

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген мәктәпләрдәге кайсы гына сыйныфка керсәң дә һәрбер бала кулында кәрәзле телефон күрәсең. Әти-әниләре үзләре гади телефон белән йөрсәләр йөриләр, әмма нарасыйларына, һичшиксез, күп функцияле заманча телефон алып бирәчәкләр. Алар хәллерәк гаиләләрдән бер сыйныфта укучы яшьтәшләре алдында үзләрен тигез дәрәҗәдә күрсеннәр, янәсе. Ә аппарат никадәр кыйммәтле, ул шулкадәр угры-каракларның күзен кызыктырачак икәнлеген исебездән чыгармасак иде. Мәктәпләрдә берәр баланың кесә телефоны урланса, моңа кем гаепле? Моңа җавап ачык кала. Сүз дә юк, без, өлкәннәр, аны күбрәк эш, туган тумачаларның, дус ишләрнең хәлләрен белешер өчен кулланабыз. Ә менә балаларыбыз кирәксә дә, кирәкмәсә дә телефоннан тәүлек буена аерылмаска мөмкин. Өйдә, урамда, мәктәптә аның аша сүз куерталар, смс язалар, ә кечерәк сыйныфларда укучы балалар өчен телефон уенчык ролен дә башкара. Шул ук вакытта кесә телефоннары фотоаппарат, видеокамера ролен дә үтиләр. Бүген махсус оештырылган сугышу, сыйныфташларны мыскыл итү, алардан көлү, ә соңыннан төшерелгән күпме материаллар интернет битләрендә чагылыш тапты. Бу төр видеоны әзерләп төшерүчеләрнең күпчелегенең кулында кыйммәтле телефоннар булуына иманым камил. Ә бит төрле вәхшилекләрне төшергәнче, тормыштагы күркәм мизгелләрне чагылдырсаң, үзең турында күпме уңай фикерләр ишетер идең. Кайбер ата-аналар балаларын белем бирү учреждениеләренә кесә телефон нары белән җибәрүләренең сәбәбен укучы кызы яки малаеның хәлләрен белешеп торырга кирәклеге белән аңлаталар. Бала укырга дип чыгып киткән икән, ул дәресләр тәмамланганчы педагоглар күзәтүе астында була, югыйсә. Әгәр берәр шук малай бер дәрескә кермичә, урамда яисә ата- анасы биргән акчага берәр кафеда туңдырма ашап утырганда, аңа әтисе яисә әнисе, аның кайдалыгын белергә теләп шалтырата икән, ул күзен дә йоммыйча: “Химия дәресендә, лабораториядә,“ – дип, яисә башка ялган табып җавап бирәчәк. Кечкенә сыйныфта укучы берәр баланың теше сызласа, ул ата-анасына шалтыратырга тиеш түгелдер бит инде? Моның өчен сыйныф җитәкчесе бар. Әгәр берәр баланың ашыгыч төстә ата-анасына шалтыратасы бар икән, бу очракта сыйныф җитәкчеләре аңарга ярдәм итмичә калмас, дип уйлыйм. Ахыр чиктә белем бирү учреждениеләренең стационар телефоннары да бар бит әле. Алардан файдалану тыелмыйдыр шәт. Бу адымнар белем бирү учреждниеләрен кыйммәтле “уенчыклар“ белән бәйле булган урлаулардан коткармыйча калмас иде. Кайсы мәктәпнең хокук саклау органнары белән “бәйләнешәсе“ килсен. Социаль характердагы мондый проблемаларны уртак бер фикергә килеп, педагогларның да, әти- әниләрнең дә һәм укучыларның да мәнфәгатьләрен истә тотып, билгеле бер кагыйдәләр төземичә тиз генә хәл итеп булмастыр. Без кайбер чагыштырулар өчен чит илләрне мисалга китерергә яратабыз. Мисал өчен, Америка Кушма Штатларының кайбер штатларындагы колледжларда бу тыюлар күптән гамәлдә йөри икән инде. Кызганычка каршы, бездә педагоглар мәктәпләргә кесә телефоннары алып килүне тыя алмыйлар, ә менә дәрес вакытында аңардан файдалану катгый тыела. Бу турыда ата- аналар җыелышларында еш әйтелә. Күптән түгел генә район мәктәпләрендә “Тормыш дәресләре“ программасы кысаларында “Куркыныч телефон“ исеме астында чаралар уздырылган. Аларда укытучылар һәр сыйныфта «Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны” дигән темага әң- гәмәләр үткәргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International