20 февраль көнне Мамадыш районының ГХАТ булегендә ана капиталы сертификатын тантанала рәвештә тапшыру чарасы узды.

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

20 февраль көнне Мамадыш районының ГХАТ булегендә ана капиталы сертификатын тантанала рәвештә тапшыру чарасы узды. Ул 11  гаиләгә тапшырылды.  Бу программа 10 ел эшләп килү дәверендә Мамадыш районы буенча 2554 сертификат бирелгән.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Фәния Әхмәтшина залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Нәниләренең якты дөньяга килүләре изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аларның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын теләп калды. Алыштыргысыз “Семейные страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.

Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International