“Бу минем ничәнче медалем!“.

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүгә тылдагылар да күпме өлеш керткән бит. Әнием Маһисәрвәр кызы Зарипова да ул чорларда авырлыкларны күп күргән.Ул тумышы белән Шәмәк авылыннан. Уналты яшендә Дусай егете Зәйнәгытдин Зариповка кияүгә чыга. Әти бик чибәр, оста гармунчы, җырчы, биюче, җор телле була. Шушы сыйфатлары белән әнине үзенә әсир иткәндер, күрәсең. Фәхерниса әбиебез, әтинең сеңлесе Нәфисә апа, абыйсы Диннун һәм аның хатыны Маһруза апа белән бер түбә астында гомер кичерәләр алар. Берничә елдан Нәфисә апа кияүгә китә. Диннун абый да йорт җиткереп башка чыга. Әни – колхозда, әти исә, читтә эшлиләр. С угышның беренче елында ук әтиебезне фронтка алалар. Ул елларда Казанны саклау да оештырыла. Аны ярым боҗра белән әйләндереп алу, окоплар казу эшләре башлана. Өендә әбиебезне һәм җиде яшьлек энемне калдырып, әнине дә шунда җибәрәләр. Көчле җил, к а р б у р а н а с т ы н д а , өсләре манма су килеш, аяк атлап булмаслык пычракта алар Апас районының Итеево авылына килеп җитәләр. 25-30 кешене фатирларга урнаштыралар. Идәнгә салам җәеп йоклыйлар. Җитмәсә ул елны кышта бик салкын була. Утыз градус салкынлыкта, көне буе янып торган учак янында аз-азлап җылынып эшлиләр. Алар көче белән танкларга каршы тору өчен 331 километр озынлыкта окоплар казыла, 322 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 419 землянка корыла. Ә тау өсләрендә имән бүрәнәләрдән корылган бураларны җиргә күмеп дотлар һәм дзотлар ясала. Әниләр кичләрен фатирларына утын йомычкалары күтәреп, көчхәл белән кайтып керәләр. Ашарга биргән ипи кисәген катырып җыеп бара әнием. Ул авылдан алып килгәндә юлда өшегән бәрәңгедән күмәч пешереп ашый. Ипине авылга алып кайта. Аларга өйләренә кайтып килергә рөхсәт бирәләр. Билгеле, авырлыкларга түзмичә, качып китүчеләр дә аз булмый. Әниебез эшләр тәмамланганчы түзә. Аларның бригадиры Нурулла Бикмуллин: –Күпкә түздегез, тиздән эшләр бетәчәк, азга гына түзегез инде. Эшләгәнегез өчен акча да алып кайтып китәрсез, – ди. Алар 1942нче елның март аенда гына кайталар. Шәдчедән икәү булалар: берсе – минем әни, икенчесе – окоп казучыларга ашау пешереп торган Разия Мортазина. Әнинең хезмәте медальләр белән бәяләнә. Кызганычка каршы, алар сакланмаган: кечкенә чагында алар белән уйнап, югалтып бетергәнбез. Ул вакытта әнигә 25 яшь кенә була. Әти яу кырыннан бер аягын югалтып кайта. 1946нчы елда 36 яшендә вафат була. Әни 30 яшендә өч баласы белән тол кала. Ул бик эшчән, сабыр иде. Без ачлык күрмичә үстек, өс-башыбыз бөтен булды. Окоп казулар эзсез югалма- ды. Соңгы вакытларда ул аяклары белән интекте. Аны Раиф абыебыз белән Рәйсә җиңгәбез тәрбияләделәр. Б өек Җиңүнең 55 еллыгын каршыларга ике ай кала, әниебез авырып китте. Юбилей уңаеннан медальне һәм күчтәнәчләрне өйгә китереп бирделәр. Медальне кулына алды да: “Бу минем ничәнче медалем,“ – дип, аны сыйпады, күчтәнәчләр белән бер чынаяк чәй эчте. Шуннан соң бер тамчы су, ризык та капмады һәм 5нче май көнне фани дөньядан китеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International