Чилиның бөек шагыйре Пабло Неруда әле 1939 елда ук мондый юллар язып калдырган: “Тираннар җырчының башын кисәләр, әмма аның авазы серле чишмә челтерәве булып, салкын караңгылыктан халыкка кайта”. Пабло Неруданың бу сүзләре гүяки Муса Җәлил турында. Барлык халыкларның сөекле улы М.Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Илебез җәмәгатьчелеге патриот шагыйрьнең туган көнен киң масштабта билгеләп үтә. Бүген, мәктәбебезнең тел белгечләре үзәк китапханәчеләре белән берлектә, герой шагыйребезнең тууына багышланган шигъри кичә үткәрделәр. Бәйрәмгә алдан ук зур хәзерлек алып барылды, укучылар М. Җәлилнең иҗатын өйрәнеп, шигырьләрен ятладылар. Кичә рус һәм татар телендә алып барылды, бигрәк тә 4-7 сыйныф укучылары актив катнашты. Бәйрәмдә шагыйрь иҗаты тагын бер тапкыр өйрәнелде, укучыларыбызның белемнәре ныгытылды.