ТУГАННАРЫНА ҮЧ ИТЕП – ТӨРМӘГӘ!

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллының ГЭС поселогында яшәүче бер ханым 9нчы микрорайондагы мәктәп ишегалдыннан кайтып барганда, бер егет, аның сумкасын тартып ала да, йөгереп китә. Ханым ачыргаланып кычкырып, каракның артыннан куа башлый. Якында гына патрульдә торган полицейскийлар ярдәмгә тиз килеп җитә һәм аны тота. 23 яшьлек угры эшсез ма- мадышлы булып чыга. Ул полицейскийларга, бу адымга җинаять җаваплылыгына тартсыннар өчен махсус баруын әйтә. Янәсе, якыннары белән талашкан һәм шушы рәвешле үч алырга булган... ТР Эчке эшләр министрлыгының прес- са-хезмәте хәбәр итүенчә, аңа карата җинаять эше кузга- тылган – аңа 4 ел ирегеннән мәхрүм итү яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International