Копилка тулылана Мамадыш укучылары Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы һәм республика йомгаклау этапларында лаеклы чыгыш ясауларын дәвам итәләр. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә төрле фәннәр буенча 26 призерыбыз бар. Бу сан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 9га күбрәк. Олимпиада җиңүчеләренең саны күплеге буенча шәһәребезнең икенче санлы лицее, беренче, дүртенче санлы; Урта Кирмән, Усали мәктәпләре укучылары лидерлык итә. Алда көткән 10 олимпиадага карата да безнекеләрнең планнары бик җитди. Соңгы интеллектуаль сынау 21нче февральдә узачак.