Шакирова Закира Шакир кызы 1927 нче елның 16 гыйнварында Усали авылында туган.

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Шакирова Закира Шакир кызы 1927 нче елның 16 гыйнварында Усали авылында туган. 1944 нче елда 10 классны укып, Мамадышка педучилищега укырга кергән. 1945 елда хезмәт юлын Зур Арташ башлангыч мәктәбендә укытучы булып башлаган.Соңрак Берсут-Сукачи авылына укытучы булып күчкән. Тормыш иптәше Рәүф абый белән гаилә корып, 3 кыз 7 малай табып үстергәннәр. Бүгенге көндә балалары барсы да исән саулар , иң өлкәненә 69 яшь, ә иң кечесенә 47 яшь. Закира апаның 21 оныгы, 22 оныкчыгы  бар.Юбилярны котларга җыелышкан балалар хәтта зур кафе залларына да көчкә сыйды. 90 яшьлек юбиляр иң кадерле кешеләренә йөрәктән чыккан рәхмәт хисләрен һәркайсының җиткерәселәре килә.

Закира Шакировна гаиләсендә генә түгел Сукачи авылында да абруйлы, хөрмәтле кеше. 40 ел хезмәт стажы булган укытучы апа кемнәргә генә хәреф танырга өйрәтмәде икән?!

“Беренче укытучым” дип бик күпләр аның алдында баш ия бүгенге көндә.

Шакирова Закира Шакировнаның хезмәтен хөкүмәтебез  Мактау кәгазьләре, медальләр белән бәяләгән, ул “Хезмәт ветераны”.Ләкин бүләкләрнең иң зурысы 1972 нче елда бирелгән “Герой Ана” исеме. “Бу зур  бүләкне миңа Мәскәүдән бирделәр” дип искә ала ул. Олы йөрәкле Ананың бүгенге көндә 10 баласы да ,аллага шөкер,  исән-сау. 1999 нчы елда вафат булган тормыш иптәше Рәүф абыйны сагынып яши Закира апа. “ 58 ел буе матур, тигез гомер иттек, ул гармунда уйнады, мин җырладым, гел сәхнәдә булдык, гомерләр шул җырлардагы кебек сизелми дә  узды  безнең”-дип хатирәләрен яңарта ул. 90 яшен тутыруга карамастан , Закира  апа  хәзердә дә җырларга ярата, бар нәрсә белән хәбәрдар, заман белән бергә атлый. Төпле киңәшләрен биреп, балаларының уңышларына  сөенеп, хөкүмәтебезгә чиксез рәхмәтен җиткереп яши Закира апа.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International