Халык чоңгылда калмады.

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Ил хөкүмәте “Татфондбанк“ вкладчыларын проблемала- ры белән ялгыз калдырмады. “Саклык банкы“ның Мамадыштагы өстәмә офисы 26нчы декабрьдән башлап “Татфондбанк“та вкладлары булган шәхси затларга акчаларын түли башлады. –Бездә бернинди дә ажиотаж юк. Паспортлары, “Татфонд- банк“та владлары булуы турындагы документлары белән киләләр. Шәхси затларның  1 миллион 400 мең сумга кадәр булган вкладларының акчаларын шунда ук биреп җибәрәбез. Инде иллеләп кеше мөрәҗәгать итте. Акчала- рын алып китүчеләр дә, безнең банкка салып китүчеләр дә бар. Вкладларның 1 миллион 400 мең сумнан арткан өлешенә, кешедән гариза яздыртып, өстәге органнарга юллыйбыз. Юридик затларны Алабугага, Казанга җибәрәбез, – диделәр офис хезмәткәрләре. Районда яшәүче “Татфондбанк“ вкладчылары күп булмаганлыктан, “Саклык банкы“ офисында озын чиратлар хасил булмаган. “Татфондбанк“ның филиаллары байтак кына район үзәкләрендә ачылырга өлгергән бездә “Россельхозбанк“, “АК БАРС“ банклары офислары булгангамы, Мамадышны алар читләп узганнар иде. Түләүләр “Вкладларны иминиятләштерү буенча агентлык“ дәүләт корпорациясе аша тормышка ашырыла. “Та тфондбанк“ның вкладчылары Татарстаннан тыш Мәскәү, Екатеринбург, Ижау, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Ново- сибирск, Самара, Санкт-Петербург, Саратов, Уфа, Пермь, Ярославль шәһәрләрендә дә булганлыктан, түләүләр бөтен Россия күләмендә, “Саклык банкы“ ПАҖ, “ВТБ 24“ ПАҖ, “Россельхозбанк“ АҖ, “ФК Открытие Банк“ ПАҖ, “АК БАРС БАНК“ ПАҖ аша башкарыла. Корпорация тарафыннан бу шәһәрләр әлеге банкларга бүленгән. Казандагы һәм Татарстан районнарындагы вкладчыларга акчалар “Саклык банкы“ офисларыннан гына түләнә. “Вкладларны иминиятләштерү буенча агентлык“ дәүләт корпорациясе чит ил валютасындагы вкладлар Россия Банкының 15нче декабрьгә булган курсы буенча сумнарда исәпләнәчәген дә җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International