Вакыт бик кысан Яңа елдан Мамадышта һәм авылларда үзарасалым акчалары җыела башлады. Шәһәрдә ул акчалар беренче елны яңа мөселман зираты ясауга һәм христиан зиратын киңәйтергә тотылган иде. Былтыргы акчаларга 950 яңа яктырткыч куелды. Быел да акча бу эшне дәвам итәргә, автобус тукталышлары павильоннарын яңартуга, балалар мәйданчыклары ясауга тотылачак. Быел гына без биргән 200 сумга Татарстан хөкүмәте тагын 800 сум өстиячәк. Киләсе елдан ул 400 сумга гына кала. “Бу акчаларны 31нче мартка кадәр җыеп бетерергә кирәк“,–ди шәһәр башкарма комите- ты җитәкчесе Рәшит Гарипов. Бу вакыттан соңга калып тапшырган акчаларга өстәмәләр килмиячәк. Үзарасалым акчаларын җыю бердәм исәп-хисап үзәгендә дә, муниципалитет бинасының 101нче кабинетында да оештырылган. ТОСлар җитәкчеләре дә җыя. Былтыр предприятиеләр һәм оешмалар бухгалтерияләре дә ярдәм кулы сузганнар иде. Киләчәктә бу программа бетәргә дә мөмкин. Шуңа күрә, күбрәк акча җыеп, күбрәк проблемаларны хәл итеп каласы иде.