“ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ“ БИК ДӘРӘҖӘЛЕ ИСЕМ.

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Гомер буе колхозда яки башка тармакларда намус белән нәтиҗәле эшләп, дистәләгән Мактау грамоталары, аерымлылык билгеләре белән бүләкләнеп тә “Хезмәт ветераны“ исеме бирелмәгәч, пенсиягә чыккач ташламалардан файдалана алмаулары турында зар елап язган хатлар редакциябезгә еш килә. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының район социаль яклау бүлеге консультанты ЛАДА ОБМАНОВА белән әңгәмәбездә тагын бер кат шул сорауларга җавап эзлибез. НИКОЛАЙ ЗАХАРОВИЧ ИВАНОВ, Бөек Ватан сугышы ветераны һәм “Хезмәт ветераны“ исемнәре иясе, “Җәнлек совхозы“ бистәсендә яши: –Кама урманчылыгында юл төзелешендә произ- водстводан аерылмыйча 44 ел буе бульдозерчы булып эшләдем. Абыем, Иван Захарович Иванов, Социалистик Хезмәт Герое, җитәкчебез булды. Бик таләпчән, кырыс, гадел кеше иде ул. “Абыең сине яклый“,–дип җанны кыйнаучылар да очраштырды. Аның йөзенә кызыллык китермим, дип эшләп, зур тырышлыклар куйдым. Эш никадәр авыр булса да, сынатмадым.

Хөкүмәт бүләкләрем күп, Бөек Ватан сугышы ветераны, “Хезмәт ветераны“ исемнәрем дә бар. Аллага шөкер, ташламалардан файдаланам, хөкүмәт биргән лаеклы пенсиямне алам. Законнардагы үзгәрешләр турында хәзер дә район җитәкчеләреннен, органнардан сораштырып торырга оялмыйм. Үзем аңлаганнарны авылдагы карткарчыкларга да җиткерәм. Үз хокукларыңны белергә һәм якларга, документларны һәрчак тәртиптә тотарга кирәк, дип саныйм. Кешеләр белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булу –иң мөһим эш. Район башлыгы Анатолий Ивановка рәхмәт, безнең якларга килеп чыккан- да, әллә кайлардан килеп күрешә. Яшьләргә киңәшем дә бар: эшләгәндә ял итәргә дә онытмагыз, сәяхәтләргә, санаторийларга да барыгыз, сәламәтлегегезне саклагыз, үз кадерегезне белегез. Быелның февраль аенда миңа 85 яшь тула. Аллага шөкер: хатыным Роза Андрееевна белән аңлашып, көнләшмичә 55 ел бергә матур, тату гомер кичердек. Өч бала тәрбияләп үстердек. Ике ел элек ул вафат булды. Сыңар канатым сынды. Балаларның үз тормышлары, аларга комачаулыйсым килми, көч барында, мөстәкыйль яшәргә иде, дим. Ялгыз тормыш рәхәт түгел. Әни: “Агай, алдан сагай!“ – дип әйтә иде. Калган көннәремне бизәрлек тор- мыш иптәше эзләвемне беркемнән дә яшермим. Аллага тапшырдык. Барыгызга да бәхетле картлык, горурланырлык, лаеклы тормыш юлы үтүегезне телим.

–Лада Алексеевна, бу исем элекке елларда бөтен кешеләргә дә бирелде кебек. Заман башка, җыр башкамы? Хәзер, чыннан да, кайчакта үзен хезмәткә гомер буе багышлаган фидакарьләр дә әлеге дәрәҗәле исемгә ия була алмыйлар. Аңа хәзер кемнәр лаек са- нала? –Хәзерге көндә “Хезмәт ветераны“ исеменә 3829 райондашыбыз ия һәм алар барысы да тиешле ташламалардан файдаланалар. “Хезмәт ветераны“ исеме бирүгә хокуклылар кемнәр соң? 1) дәүләт һәм ведомство бүләкләре ияләре (СССР яки Россия Федерациясене ң орденмедальләре, мактаулы исемнәренә, РФ Президенты Мактау грамотасына, Рәхмәт хатына лаек булучылар, яки хезмәттә ведом- ство аерымлылыклары билгеләре белән бүләкләнүчеләр); календарь хисабы белән пенсия билгеләнүдә исәпкә алына торган ирләр өчен – 25, хатын-кызларга 20 еллык хезмәт (иминият) стажы булу зарур; 2) Бөек Ватан сугышы чорында балигъ булмаган килеш хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән, хезмәт (иминият) стажлары 40 елдан да ким булмаган ирләр һәм 35 елдан да ким булмаган хатын-кызлар. –Сез хезмәттәге аерымлылыгын билгеләүче ведомство билгеләре белән бүләкләнүчеләр, дидегез. Бу турыда ачыклабрак аңлатсагыз иде? –РФ Хөкүмәтенең 2016нчы елның 25нче июнендә расланган 578нче санлы “Хезмәт ветераны“ исемен тапшырырга хокук бирүче ведомстволарның хезмәттәге аерымлылыклар билгеләре тәртибе турында“ карары нигезендә, агымдагы елның 1нче гыйнварыннан ведомство бүләкләренең яңа исем- леге гамәлгә керде. “Ветераннар турында” Федераль Законны тормышка ашыру максатында Татарстан Республикасында “Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында” Закон нигезендә эшлибез. Игътибарыгызны четерекле мәгълүматка җәлеп итәбез: 2016нчы елның 1нче июленнән ведомство билгеләрен билгеләүнең бердәм тәртибе һәм шартларына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 2016нчы елның 30нчы июленнән соң бирелгән кайбер бүләкләр, әлеге ведомстволарның норматив-хокук актлары үз көченә кермичә, кабул ителмиячәк. Яңа Закон редакциясендә, “хезмәттә ведомство билгесе аерымлылыклары“ төшенчәсе үзгәртелгән, шуңа бәйле рәвештә, башкарма властьның федераль органнары, башка федераль дәүләт органнары, дәүләт корпорацияләре тарафыннан бирелгән ведомстволарның хезмәттәге аерымлылыклар өчен бирелгән бүләкләре, эштә (хезмәттә) билгеләнгән даирәдә (икъ- тисад өлкәсендә) 15 елдан да ким булмаган дәвам- лы хезмәт исәпкә алына. Мәсәлән, “РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Алтын аерымлылык билгесе“ 2016нчы елның 9нчы декабреннән; “РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы“ 2016нчы елның 27нче сен тябреннән; “РФ Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы“ 2016нчы елның 3нче мартыннан һәм башка министрлыкларның да документлары билгеле вакытлардан гына гамәлгә ия. Кыскасы, ведомство билгеләрен билгеләүнең бердәм тәртибе бар, һәр бүләкне аерым карарга кирәк. Исемгә дәгъва кылучылар безгә мөрәҗәгать иткәч, тулы аңлатма бирербез. Телефоныбыз 3-13-86.

-“Хезмәт ветераны” исемен билгеләү өчен нинди документлар кирәк? -“Хезмәт ветераны” исемен алу өчен дәгъва белдерүче даими яшәү урынындагы территориаль социаль яклау органына әлеге исемне бирү буенча гариза яза. 1.Паспорт (күчермә). 2.Бүләкләү документы (күчермә). 3.Стажны раслаучы документ, (хезмәт кенәгәсе) – күчермә, кадрлар бүлеге тарафыннан расланган. 4.Фото 3х4 – 1 данә. 5.Хәрби хезмәт, эчке эшләр, янгынга каршы дәүләт хезмәте, наркотик матдәләр һәм психотроп әйберләр әйләнеше, җинаять-башкарма системасы, Тикшерү комитеты органнарында эшләүче затларга үз ведомстволарыннан календарь хисабы белән хезмәт иткән еллар турында белешмә кирәк. – “Хезмәт ветераны“ исеме нинди ташламалар бирә? –Айлык керемнәре 20 меңнән артмаган “Хезмәт ветераннары“на торак коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, социаль нормативлардан чыгып, 50 процент ташлама, телефонга түләгәндә субсидия, юлда йөрү өчен айлык социаль түләү, тешкә протез куйдыру, ишетмәүне дәвалау бушка каралган. “Хезмәт ветераны” исеме гражданнарның пенсиядә булубулмавына карамастан бирелә. Әмма социаль ташламалардан алар пенсиягә чыккач кына файдалана ала. –Әңгәмәдән аңлавымча, әлеге исемне бирү катлауланганнан-катлаулана бара. Әлбәттә югарыдагылар Мамадышта кемнең ничек эшләгәнен белми. Шуңа күрә җирле җитәкчеләребез эшчеләре язмышына битараф булмыйча, киң күңеллелек, игътибар күрсәтеп, зирәклекләрен эшкә җигеп, фидакарьләрнең хезмәтләрен үзвакытында дөрес бәяләрләр, дип ышанасы килә.

Әңгәмәдәш – АЛСУ СПИРИДОНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International