Дуслык җепләре ныгый гына.

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Соңгы елларда Мамадыштагы көрәш буенча балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе белән Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексы Татарстан иреклеләренең җитди бәйгеләргә әзерләнү үзәкләренә әйләнеп баралар, дисәк тә, һич арттыру булмас. Кавказдагы Дагыстан һәм Чечня республикалары “иреклеләре“ дә төбәгебезне үз итәләр. Нәрсәсе белән җәлеп итәләр соң югарыда телгә алынган объектлар? Әлеге сорауларга түбәндәге җавапларны алдык.

Ике мәртәбә дөнья чемпионы, Пекин һәм Лондондагы Җәйге олимпиадаларда катнашкан Дельшат Мансуровның шәхси тренеры: – Мин үзем Ташкент шәһәрендә тудым. Әти- әнием – Пенза татарлары. Мамадышта безнең төр элекэлектән хөрмәткә лаеклы булды. Балалар шөгыльләнер өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Ә менә “Дуслык“ комплексы кебек, спортчыларга күнегүләр уздыру, шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган корылмалар Татарстанда күп түгел. Заманында миңа СССРда иң көчле саналган Кисловодсктагы, Алуштадагы, Белоруссиядәге Олимпия базаларында шөгыльләнергә туры килде. Әмма гади бер авылда шундый корылма төзелгәненә һаман да ышанасы килми.

Кышкы каникулларда Мамадыштагы балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында Дагыстаннан һәм Чечнядан килгән ун бала да шөгыльләнде. Алар да бездән алган кичерешләрен тиз генә исләреннән чыгармаслар. Беркемгә сер түгел, Кавказ республикаларында яшәүче ир-егетләр үзләренең тормышларын төрле спорт көрәшләреннән башка күз Дуслык җепләре ныгый гына алларына да китерә алмый- лар. Чөнки көрәш – аларның яшәү рәвеше. Мамадыш белән ике республика арасындагы дуслык күпере эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин тырышлыгы белән суз ылган иде. Ул җеп еллар узган саен ныгый гына бара. Исмаил Висмурадов Гудермес шәһәреннән дүрт бала алып килгән. Остазның безнең якларга беренче генә килүе түгел. Ел саен ул яңа малайлар алып килә. Әмирхан Ахмадовның Мамадышны тәүге мәртәбә күрүе. –Беренче тапкыр килсәм дә, шәһәрегезнең матурлыгына сокландым. Бездә сездәге кебе кыш бик сирәк була. Ап-ак карга төренеп утырган Мамадышны тиз генә онытмам. Боз сараенда булдык, анда рәхәтләнеп тимераякларда шудык. Нократ яр буе кыш булса да матур икән. АДАМ АБДРАХМАНОВ, Хасавюрттан: –Мин нинди билгеләргә укыйммы? Ышанасызмы-юкмы, көндәлегемдә гел “бишлеләр“ генә. Мин гаиләдә иң өлкәне, 6нчы сыйныфта укыйм. Төрле бәйгеләргә күп йөрелә, укулар да кала. Сыйныфташларны “куып җитәргә“ туры килә. Начар укырга ярамый: бу нисбәттән остазларыбыз бик катгый. Аның якташы Адам Сангрәевның әтисе бокс буен ча РФнең спорт остасы исемен йөртә. –Мин дә кечкенә чагымнан боксчы булырга хыялланган идем. Әмма әтием 7 яшьтән көрәш түгәрәгенә бирде. Биш ел шөгыльләнәм инде. Чөнки бездә көрәш төрләре беренче санлы спорт санала. Мамадышка килүемә сөенеп бетә алмыйм. Үземә күп кенә иптәшләр таптым. Кем белә, килчәктә сезнең малайлар да ил буенча гына түгел, халыкара келәмнәрдә дә танылу алыр. Чувашиядән килгән яшүсмер кызлар җыелма командасы баш тренеры Юрий Алексеев ирекле көрәш өлкәсендә танылган шәхес. Аның Европа, дөнья күләмендә җиңү һәм призлы урыннар яулаган шәкертләре шактый. Алмашка яшьләр үсеп килә. Шундыйларның берсе, яшүсмерләр арасында төрле яшьтә һәм авырлыкта өч мәртәбә Россия чемпионы исемен яулаган Надежда Матвеева да каникулларының бушка узмавын, күп дуслар табуын билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International