Байлар Сабасында алар үз төркемнәрендә мини-футбол буенча бәйгеләрдә катнаштылар. Аеруча футзалчыларыбыз җанатарларын сөендерделәр. Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында үткән бәйгеләрдә 16 район командасы катнашты. Алар дүрт төркемгә бүленеп уйнадылар. Безнекеләр Лаеш муниципалларын – 5:1, тәтешлеләрне – 9:1, Менделеевск командасын 4:1 исәбе белән бирелдереп, турнирның ярымфиналына чыктылар. Спартакиаданың әлеге өлешендә балтачлылар да безнең уенчылар керткән дүрт тупка бер белән дә җавап бирә алмадылар. Ә инде финалда узган ел җиңү яулаган мәйдан хуҗалары белән көч сынашырга туры килә. Очрашуның төп вакыты 0:0 исәбе белән тәмамлана. Пенальти типкәндә бу очрашуда капкага баскан район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Сергеев могжизалар тудыра: ике пенальтины ала ул. Мамадышлылар мәйдан хуҗаларын җиңеп, быел беренче урынны яулыйлар.(1).jpeg)