Дегетледәге колония-поселениедә җәза срокларын үтәүчеләргә гадәти тормышта үз-үзләрен табар өчен төрле һөнәрләрне үзләштерү мөмкинлекләре бар. Биредә пешекче, электр монтажлаучы, механизаторлар, тегүчеләр әзерлиләр. Әлеге мәсьәлә Татарстан хөкүмәте тарафыннан да игътибар үзәгенә алынды. Күптән түгел генә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тоткыннарны һөнәри яктан әзерләү турындагы карарга кул куйды.. Укыту өчен киткән чыгымнарны хөкүмәт үз өстенә ала. Дәресләр, белем юнәлешенә бәйле рәвештә өч айдан биш айгача дәвам итәчәк. Әлеге эш белән Мамадыш Политехник көллияте мөгаллимнәре 1нче октябрьдән шөгыльләнә башладылар инде. Агымдагы уку елында хөкемгә тартылган 100 кешегә махсус белем алу турындагы таныклык тапшыру күз уңында тотыла. Мәгълүм булганча, мондый практика өченче ел инде уңышлы гына кулланыла. Шушы чор эчендә 300гә якын кеше белгечлек үзләштерделәр.