Мамадышның үзәк урамнарында яшәүчеләр бүген иртәнге 4тә уянырга мәҗбүр булдылар.
Шәһәр урамнарына төн буе яуган карны чистартырга торак-коммуналь хезмәтләр тракторлары нәкъ шул вакытта чыкканнар иде.
“Халык ял иткәндә дә безнең эш тукталмый. Бүген дә урамнарда дистәгә якын техника эшли“, – ди җәмгыять директоры Рәис Гатиятуллин.