Мамадыш район үзәк хастаханәсенең табиблар составы тулыланды. Сентябрь аенда биредә яшь белгечләр: уролог,офтальмолог, хирург, эндокринолог, акушер-гинеколог, невролог үз вазыйфаларына керештеләр. Шунысы сөендерә, яшь табибларның күбесе төп чыгышлары белән Мамадыш районыннан. Сүз уңаеннан, Соңгы 3 елда гына да район үзәк хастаханәсенә 25 яшь табиб эшкә кайтты. Бүгенге көндә 90 кешелек медицина персоналының 30 процентын яшьләр тәшкил итә.