Бүген Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегендә “Әниләр” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә күптән түгел генә беренче балалары туган Юнысовлар гаиләсе чакырылды. Барлык әниләрне тәбрикләп ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина Юнысовлар гаиләсенә беренче документ – туу турында таныклык тапшырды. Кунаклар, туганнар, әби – бабайлар каршында Солтан- Россия гражданы дип танылды.
Бу бәйрәмгә әниләр генә түгел, мәртәбәле кунаклар - Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова килгән иде. Ул район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлап бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Солтанның әти әнисенең коллегалары АО «Татмедиа» «Информпечать» «Нократ» («Вятка») җитәкчесе Светлана Ханова һәм кадастр палатасы җитәкчесе Елена Маслова Юнысовларны котлап бик матур сүзләр әйттеләр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина барлык әниләрне дә булачак бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә кунак статусында чакырылган 1 нче номерлы мәктәп укучыларына якыннарына игътибарлырак булуларын искәртте.
Шундый искитмәле бәйрәмдә матур җырлар башкарылды, гомумән бәйрәм атмосферасы чагылды. Чакырылган кунаклар барлык әниләрне һәм Юнысовлар гаиләсен көнне булачак әниләр чын йөрәктән котлап, аларга истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырдылар. Барча кунаклар да яхшы тәэсир белән канәгать булып китте.