Мамадышта Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары старт алды.

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Мамадышта Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары старт алды. Шуларның берсе үзәк китапханә бинасында оештырыла. Учреждение хезмәткәрләре ике көн дәвамында кунаклар кабул итте. “Әнкәй белән мич янәшәсендә утырыйк“.

Үзәк китапханә бинасының бер бүлмәсе йорт эче стилендә әзерләнгән иде. Түрбә зур мич урын алган, аны чигүле сөлгеләр белән бизәгәннәр. Мич янында өстәл. Самовар һәм сый-нигъмәтләр кунаклар килүенә әзер.

-Бүгенге чараның максаты- хөрмәтле әниләрне, әбиләрне хөрмәтләү, аларга якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан күтәренке кәеф бүләк итүдән гыйбарәт. Әлеге бәйрәм тагын бер кат ана мәхәббәте һәм кайгыртуы, аңлавы һәм мәрхәмәте өчен зур рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә,-диде үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Инна Калинина.

Кичәне “Әнкәй белән мич янәшәсендә утырыйк“ (“Посидим у печки с мамой“) дип исемләгәннәр. Китапханә хезмәткәрләре чәй табыннары әзерләп ике көн дәвамында кунаклар кабул итте, аларга кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Беренче көнне бәйрәм чарасына кунакка “Автограф“ берләшмәсе вәкилләре, укытучы, тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыккан шәһәрдәшләребез, хатын-кызлар советы әгъзалары, прокуратура, суд тармагында хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хөрмәтле әниләр чакырылган булса, икенче көнне бирегә “Кайгырту“ тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр килде.

Кунаклар сый-нигъмәтләрдән авыз итеп кенә утырмадылар, ә бик теләп уеннарда да катнаштылар. Шуларның берсе чәй төрен ачыклау иде. Төрле савытларга дару үләннәре төнәтмәләре әзерләнгән, кунаклар аларны авыз итеп, нәрсә чәе икәнен танып белде. Чәйнең килеп чыгу тарихы, безнең илгә кайчан кергән, нинди чәй төрләрен, исемнәрен беләсез кебек сорауларны үз эченә алган викторинаны да чиштеләр. 

Кичәне оештыручылар бу  көнне  без үзебезнең иң якын һәм кадерле кешеләребез –  әниләребезгә чиксез яратуыбызны күрсәтәбез, дипе искәрттеләр. Залдагы әниләргә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет теләделәр! Котлау сүзләре музыкальномерлар белән үрелеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International