Район территориясенд барлыгы 53 сайлау участогы эшләде. Сайлау бюллетененьдә нибары ике шакмак иде: шуларның берсенә йә “әйе“, яки “юк“ дип кенә тамга сугарга кирәк иде. Узаара салым программасы Татарстанда 2003нче елда кабул ителде. Ә безнең район аңарда өченче елын гына катнаша. Район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, үзара салым программасы буенча җыелган барлык акчалар максатчан кулланылачак һәм акчалар юллар, балалар мәйданчыклары төзелешенә, урамнарны яктырту җайланмалары белән тәэмин итүгә сарыф ителәчәк.