Авыл кибетләре дә ЕГАИС системасына тоташа.

2016 елның 19 ноябре, шимбә

Авыл кибетләре дә ЕГАИС системасына тоташа. Хәтерләсәгез, агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш максатыннан бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) гамәлгә кертелде.  Моңа кадәр әлеге система белән эшләү алкоголь продукциясе җитештерүчеләр өчен генә мәҗбүри иде. 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап исә системага күпләп һәм ваклап сату оешмалары да кушылды.  2016 елның 1 июленнән – шәһәрләрдәге ваклап сатучы кибетләр, ә 2017 елның 1 июленнән – авыл җирлекләрендәге сатучылар да әлеге системага тоташырга тиеш булды. Авыл эшкуарларының ЕГАИС белән эшләү процессын безнең ижат төркеме дә күзәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International