Узган атнада сезонны ачу тантанасында да район мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачы хөкеменә яңа программа тәкъдим иттеләр. Кызганычка каршы, Мамадыш тамашачысы нигәдер үзебезнекеләр үткәргән чараларга бик теләп йөрми. Авыл үзешчәннәредә “кыерсытыла“. Ә менә шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджету чреж дение ләре арасындагы төрле конкурслар та-
машачыны күпләп үзенә җәлеп итә. Димәк, монда уйланырга җирлек бар. Районыбыз мәдәният тормышының үзәге булган район мәдәният йортының яңа сезонны ачу уңаеннан әзерләгән тамашасында яңалыкларны аз күрмәдек. Быелгы Кино елы да чагылды анда.