Шушы көннәрдә Мамадыш районы Дружба поселогында яшәүче Хатыпова Минниса Гиләҗетдин кызының 90 яшьлек юбилее булып узды. Минниса апа гомере буе Кама урман хуҗалыгына караучы Дружба бүлекчәсендә урман эшендә эшләде. Ире Габдулла абый белән ярты гасырдан артык гомер итеп 2 кыз, 2 ул үстерделәр.Бүгенге көндә балаларының, оныкларының куанычларына сөенеп, яши ул. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул һаман гел хәрәкәттә, йорт эшләрендә. Усали авыл җирлеге рәисе Альмир Имаметдин улы зур юбилее белән тәбрикләргә килгәч, шатлыгы эченә сыймады.”Район җитәкчелегенә һәм җирле җитәкчеләргә тирән рәхмәтен җиткерде ул”.