“АПК “Нократ“ җәмгыятенең Малмыжка борылышындагы яңа савым сыерлар комплексына узган атнада Эстониядән 230 баш нәселле буаз тана кайтты. Аларның соңгы партиясен шимбә көнне кабул иттеләр. Алар күп итеп салам кертелгән утарларга урнаштырылды. Тагын бер айдан бирегә Саратов өлкәсеннән дә өч йөз баштан артык тана кайта. Алар да көн саен 25-30 литр сөт бирәчәк сыерлар булачак.