Агымдагы елда теркәлгән 32 янгын очрагы теркәлә.

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы елда теркәлгән 32 янгын очрагы теркәлә. Аларда ике кеше һәлак була, бер кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Барлык янгыннарның 12се электр чыбыкларының кыска ялганышы белән бәйле. Тугыз янгын мичләрне эксплуатацияләүдә куркынычсызлык кагыйдәләре бозылу белән бәйле. Быел ут төртүнең өч очрагы теркәлә. Аның икесе автомобильләр белән бәйле. Шәһәребездә шуның нәтиҗәсендә ике машина зыян күрә.

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм“ хезмәтенә 380 мөрәҗәгать алына. Аларның күпчелеге кан басымының үзгәрүе белән бәйле. Бу аңлашыла да, һава торышының кисәк үзгәрүе дә сәбәпче моңа. Аяк астындагы бозлавык берничә кешегә ярдәм сорап медикларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән. “Ашыгыч ярдәм“ хезмәтенә юл-транспорт һәлакәте булган урыннарга да чыгарга туры килә. 31нче октябрь һәм 4нче ноябрьдә М-7 трассасының 984нче һәм 948нче километрларында булган һәлакәттә ике кеше төрле тән җәрәхәтләре ла. Зыян күрүчеләр Алабугага җибәрелә. Инсульт алаган 72 яшьлек бер апага да әлеге шәһәр табибларының ярдәме кирәк булган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International