10нчы ноябрь көнне Мамадыш район үзәк хастаханәчендә изге Лука Крымский истәлегенә гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Егерменче гасырда Рус Православие чиркәвенең бөек каһарманы Лука Святитель исеме бөтен дөньяга билгеле. Симферополь һәм Кырым епискобы булганчы ул сәләтле хирург һәм табиб була. Бүлмәне тантаналы ачу, изгеләндерү һәм гыйбадәт кылу Изге Ксения Римляныни храмы настоятеле Димитрий атакай һәм иерей Александр атакай, хастаханә пациентлары, медицина хезмәткәрләре катнашында узды. Бүлмә бик уңайлы җирдә – терпия һәм хирургия бүлекләре арасындагы галереяның икенче катында, стационарга керү юлыннан ерак булмаган урынга урнашкан. Ул кем җитҗи авырый һәм хастаханәдә ята, кемнең чиркәүгә барырга, гыйбадәт кылырга мөмкинлеге юк, шулар өчен ачылды. Дин әһелен чакыру мөмкинлеге дә бар.