10 ноябрь – Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

10 ноябрь – Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. 1715 елда ук Россиядә Петр I булдырган җәмәгать тәртибен саклау хезмәте полиция дип атала. Бу, грек теленнән тәрҗемә иткәндә, “дәүләт белән идарә итү” дигәнне белдерә. Ә 1917 елның 10 ноябрендә, Октябрь революциясеннән соң, Эчке эшләр халык комиссариаты карары белән, революцион җәмәгать тәртибен саклау өчен эшче милициясе төзелә. Башта ул җирле советлар карамагында була, аннары Эчке эшләр Халык комиссариаты структурасында тора. 1946 елдан Эчке эшләр министрлыгына тапшырыла. Әлеге көн 1991 елга кадәр “Совет милициясе” көне буларак билгеләп үтелде. Аннан соң күп еллар дәвамында “Россия милициясе көне” исеме астында уза. 2011 елдан исә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне буларак бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәмне шулай ук БДБ илләрендә, Мисыр, Сингапур, Финляндия, Таиланд, Кубада да билгеләп үтәләр. Полициядә хезмәт итүчеләрне бүген иртән район башлыгы Анатолий Иванов шәхсән тәбрикләде. Хокук сагында нәтиҗәле хезмәт күрсәткәннәргә үз исеменнән  ТР ЭЭ министры исеменнән булган Рәхмәт хатлары белән кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International