Мамадышта да террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан матәм чаралары үткәрелд

2016 елның 2 сентябре, җомга

Мамадышта терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде. Шушы дата уңаеннан оештырылган чараларда актив катнашып, якташларыбыз тагын бер кат үзләренең терроризм дигән афәткә каршы булуларын исбатладылар.

Мамадышта да террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан матәм чаралары үткәрелде. Алар иртәнге 10 сәгатьтә шәһәр стадион-ипподромында башланды. Биредә иң элек район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әлеге дата уңаеннан митинг уздырдылар. Анда катнашып, чыгыш ясаган дин әһелләре Димитрий атакай Морозов һәм Наил хәзрәт Вахитов дөньяда тынычлык булуын, Беслан фаҗигасе бер генә шәһәрдә дә, бер генә илдә дә кабатланмасын иде, дип теләделәр.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырыла. Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар. Бесландагы коточкыч һәлакәттән соң дистә елдан артык вакыт үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.

Митинг тәмамлануга шушы урыннан “Дуслык“ велойөреше старт алды. Тимер атларга утырган егермеләп мамадышлы, ә алар арасында төрле яшь, төрле милләт һәм төрле дин вәкиле бар иде, ЮХИДИ, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре озатуында шәһәрнең Ленин, Азин, Домолазов, Толстой, Давыдов урамнары аша үттеләр. Финиш 3нче санлы мәктәп базасында булды.

-Дистанция бик яхшы иде. Тамчы да арымадык. Түбән таба гына төштек бит. Күмәк төстә велосипедта йөрү үзе үк күңелле,- дип сөйләде велойөреш тә катнашучылар.

Терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре дә узды. 3нче санлы мәктәпнең тамашалар залында да шундый чараларның берсе оештырылган иде. Укучылар, мөгаллимнәр, “Дуслык” велойөрешендә катнашучылар Беслан вакыйгалары турында фильм, Бесланда ачылган “Фәрештәләр шәһәре”, Россия спецназ командасы турындагы яңалыклар белән таныштылар.

Залдагылар каршында районның терроризмга каршы көрәш комиссиясе секретаре Олег Рылов та чыгыш ясады. Чыгышы барышында террор булган очракта үзеңне ничек тотарга, террористлар белән аралашуның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге хакында да мәгълүматлар җиткерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International