Хөрмәтле укытучылар, әти – әниләр, кадерле укучылар!

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле укытучылар, әти – әниләр, кадерле укучылар!

         Һәр кешенең тормыш юлы мәктәп еллары белән бәйләнгәнгә күрә, һәрбер укучы  һәм  укытучы өчен яңа уку елы күңелгә иң якын вә олуг бәйрәмнәрнең берсе. Һәркемнең күңелендә яраткан мәктәбе һәм беренче укытучысы  мәңгегә тирән эз калдыра.

         Һәр ел саен яңа уку елы белемгә омтылыш һәм кызыклы вакыйгалар белән башланып китә. Мөгаллимнәр өчен ул авыр һәм мөһим эшләрнең чираттагы башлангычы, чөнки районыбызның, республикабызның киләчәге аның нәтиҗәләрендә чагыла.

         Узган уку елы йомгаклары  буенча безнең укучыларыбыз Рәсәй һәм Республика фән олимпиадаларында, конкурс, спорт бәйгеләрендә югары уңышларга ирештеләр. Ышанам, 2016-2017 нче уку елы да уңышларга бай булыр.Моның өчен районыбызда бар шартлар  да тудырылган: барлык белем бирү оешмалары интернетка тоташтырылып,  компьютерлаштырылган,  менә дигән спорт базалары, күп  профильле өстәмә белем бирү оешмалары  эшли, балалар  туклыклы  һәм кайнар аш белән тәэмин ителә,  мәктәп яны кишәрлекләре  һәм кече фермалар эшләп килә.

         Район Советы һәм Башкарма комитеты белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә шулай ук актив катнаша, зур игьтибар бирә, матди – икътисади мәсьәләләрне  чишүдә ярдәм итә.

         Бүгенге бәйрәм көнне, гадәттәгечә, беренче сыйныфка килүче, тәүге тапкыр белем иленә аяк басучы һәм чыгарылыш сыйныф бусагасын атлап кергән укучыларыбызга игътибарыбызны юнәлтәбез.Нәни дусларыбызның тирән белем бирүче, әхлаклы, гомер буена озатып баручы  тәрбиячеләребулыр, мөгаллимнәре белән аңлашып, тырышып укырлар,  ышанычлы терәк булырлыкчын дуслар табарлар, дип ышанам.Ә чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен бу уку елында  һөнәр сайлау  - мөһим бурыч булып тора

         Һәр укучыга  зур уңышлар, куйган максатларыгызга ирешеп,  биек үрләр  яуларга, сезгә тирән  белем бирүче  мөгаллимнәрегезне хөрмәтләвегезне һәм аларга рәхмәтле булуыгызны телим. Әти – әниләргә  иминлек, һәм алга таба балаларыгызның уңышларына сөенеп  яшәргә, ә мөгаллимнәргә – иҗади эзләнүләр, укыту процессында  яңа  идеяләр, белем һәм тәрбия бирүдә  югары нәтиҗәләргә ирешергә, сабырлык, балаларны чын күңелдән яратуыгызны теләп калам.

         Яңа уку елы Сезгә бары шатлык һәм иминлек кенә алып килсен!

 

Район башлыгы,

муниципальрайон Советы рәисе                   А.П.Иванов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International