Бүген Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, әлеге дата 2004 нче елда кертелгән, ул вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инсультны глобаль эпидемия дип игълан итте. Бу чир дөньяда, шул исәптән Россиядә, үлем һәм гариплекнең төп сәбәпләренең берсе булып кала.

Кан тамырлары авыруларына барлык үлем очракларының яртысыннан артыгы туры килә, аның һәр бишенчесе эшкә сәләтле яшьтәгеләрнең гомерен өзә. Россиядә инсульттан үлем күрсәткечләре – дөньяда иң югарыларның берсе. Һәр 100 мең кешегә 175 үлем туры килә.

Илкүләм инсульт регистры мәгълүматлары буенча, шушы авыруны кичергән 31 процент кеше чит кеше ярдәменә мохтаҗ, 20 процент кеше мөстәкыйль йөри алмый, исән калганнарның бары тик 8 проценты гына элеккеге эшенә кайта ала. Проблеманы хәл итүдә профилактика чаралары зур әһәмияткә ия. Россиядә «Скажи инсульту «нет» - протяни руку здоровью!» акциясе уздырыла. Бу көнне табиблар һәм аларга ярдәм итүче волонтерлар халык белән эш оештыра, риск факторларына экспресс-диагностика үткәрә. Моннан тыш, Россиядә авыручыларның туганнары төркеме һәм Инсультка каршы көрәш буенча илкүләм ассоциация инициативасы буенча, 2006 нчы елда инсульт белән авыручыларның туганнарына ярдәм итү буенча «ОРБИ» төбәкара фонды булдырылган.

Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир 2015 нче елны йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан иткән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International