Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне

2015 елның 24 октябре, шимбә
25нче октябрь–Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан, игътибарыгызга муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе А. П. Ивановның тәбрикнамәсен җиткерәбез. Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары, чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Автотранспорт тармагы – районыбызның җитештерү структурасында иң мөһим буыннарның берсе. Бүген ул аның бөтен өлкәләренең тулы канлы яшәвен тәэмин итә. Автомобильчеләребезнең, шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләренең һөнәри осталыклары югары булу нәтиҗәсендә, муниципаль районыбыз автотранспорт комплексы тигез ритм белән эшли, ул – конкуренциядән тыш. Сез, хөрмәтле тармак хезмәткәрләре, төбәгебезнең социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертәсез. Фидакарь хезмәтегез, максатка омтылучанлыгыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт барыгызга да. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек кенә телим!, - диелә котлауда. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International