Балалар "Африкада" булды

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
Пенза шәһәре циркы, “Өмет” социаль приютында тәрбияләнүчеләрне үзләренең “Африка” дип исемләнгән программаларын тамаша кылырга чакырдылар. Балалар күңеленә жонглерлар һәм акробатлар чыгышы аеруча хуш килде. Конферансье ролен тамашада робот башкарды, робот балалар белән истәлеккә фотога да төште, татлы мамык та бүләк итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International