Мамадыш җырчылары "Татар моңы- 2015" республика бәйгесендә катнашачак

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Республика югарылыгына чыгу хокукы өчен Татарстанның өч районы – Мамадыш, Менделеевск һәм Алабуга вокалчылары көрәште. Алабуганы таныту өчен җирле мәдәният һәм сәнгать көллияте вокалчылары чыгыш ясады. Конкурста катнашу өчен барысы 25 гариза бирелгән булып чыкты.
Ярышта катнашучылар бер татар халык җыры һәм татар композиторларының бер әсәрен башкарырга тиеш иде. Вокалчыларны тыңлау “Ялгыз вокал”, “Уен коралларында башкару”, “Вокал һәм уен кораллары ансамбле”, “Академик вокал” кебек номинацияләр буенча үтте.
“Татар моңы - 2015” конкурсының республика этабы октябрь азагында Казанда булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International