Юлчылар сезонны ача

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары талантлары смотрының мәдәни сезоны 22нче октябрь көнне ачыла. Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә “Татавтодор“ филиалы һәм РайПО коллективлары чыгыш ясаячак. Мәдәни рингта алар үзләрен тугыз номинациядә күрсәтәчәк. Икенче көнне, 23нче октябрьдә, шул ук сәхнәдә авыл җирлекләре арасындагы “Мамадыш–безнең уртак йортыбыз“ музыкаль-театральләшкән смотр-конкурс старт ала. Аны Түбән Сон һәм Түбән Ушма авыл җирлекләре үзешчәннәре ача. Чыгышлар кичке 19 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International