Мамадышның утыз гаиләсе өй туена әзерләнә.

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Агымдагы ел азагында төбәгебездә 30 гаилә күпфатирлы яңа йортта өй туе уздырачак.

Әлеге бәхет “Торакны арендалау“ программасында катнашканнарга тәтиячәк. Түбәндәге адрес буенча төзелгән йортны –  “Мамадыш“ совхозы бистәсе, Школьная урамы, 17нче санлы йорт – декабрь азагында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Шунысын искә төшерәбез: әлеге программада 600дән артык райондашыбыз катнашырга теләк белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International