2015 елның 08 нчы октябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 45 ел бергә гомер иткән Әхмәтҗановлар Наил Шаех улы белән Фәния Азат кызын һәм Усмановлар Әлфәт Назмий улы белән Нурания Камал кызын тантанлы рәвештә хөрмәтләү тантанасы үтте.
Кичәгә алар балалары, дуслары, оныклары һәм хезмәттәшләре белән бергә килгәннәр иде
Бәйрәмгә шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, Югары Ушмы авыл җирлеге башлыгы Хуҗаҗанов Муса Рустәм улы, Уразбахта авыл җирлеге башлыгы Кәримов Рәфгать Тәлгат улы,да килгән иде. Алар безнең юбилярларыбызга шулай ук яшь, матур, һәм бәхетле булырга теләкләрен белдерделәр. . Зәнгәр якут юбилярларга районыбызның юбилярларының мактаулы таныкнамә белән истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләмен бүләкләде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тагын бер кат юбилярларны олуг бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм истәлекле фотосүрәткә чакырды.
Бәйрәмдә шулай 1 нче и икенче номерлы мәктәпләрнен 10 нчы сыйныф укучылары чын тормыш мәктәбе уздылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.