“Эт туен “ читләтеп узу мәслихәт.

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Кайчандыр хуҗалы булып, әзергә риза булып яшәгән  хайваннар төрле сәбәпләр аркасында урамда кала. Ашарына ризык, кар-яңгырдан ышыкланырга куыш таба алмый интеккән этләр-мәчеләр чиргә сабыша, яисә, бигрәк тә аянычлысы, нахаксыз корбанга әверелергә мөмкин.

Торак пунктларында һаман чишелеш көтеп яткан төп проблемалар – сукбай этләр һәм чүплек оялары халыкка да, җирлек башлыкларына да тынгылык бирми. Беренчесе бүген аеруча актуаль булып тора: яз җиттеме этләрнең “туй”лары башлана һәм алар, өерләре белән йөри башлыйлар. Озак та үтми уйнаштан туган көчек балалары тагын хуҗасыз этләр санын тагын да ишәйтеп җибәрә. Димәк, кеше сәламәтлегенә куркыныч тагын берничә тапкыр артачак.

–Шуңа күрә “этләр туе” вакытында аеруча сак булырга киңәш итәбез. Бу чорда сукбай этләр аеруча агрессив булалар. Еш кына ишегалдындагы этләр поч­та, шәһәр газ идарәсе, электр челтәре, пенсия фонды хезмәткәрләрен йортка якын җибәрмиләр. Тормыш эшчәнлеген тәэмин итү хезмәтләре, югыйсә, кеше мәнфәгатьләрен кагыйрта. Шуңа күрә этләрне карап торырга кирәклеген истән чыгармаска иде. Этләр бауда, рәшәткә артында асралырга тиеш, алар урамда хуҗасы озатуыннан башка, муенчаксыз һәм борынчаксыз йөртелергә тиеш түгел, – ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Наил Шәрифуллин. 

Саннар һәм фактлар

Билгеле, иң җайлы вариант сукбай этләрне тотарга һәм юк итәргә. Агымдагы елда районда 142 эт, 29 мәче, 129 төлке тотылып, юкка чыгарылган. Былтыр районда эт тешләүнең 12 очрагы теркәлсә, агымдагы елның биш аенда әлеге күрсәткеч 7 тәшкил итә. 2015нче елның 29нчы маенда бер баланы ишегалларында эт тешли.

Кешенең иң якын дусты саналган әлеге хайван кешене тешләсә, нинди чаралар күрелә? Наил Хәкимович сүзләренә караганда, зыян күрүче хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Биредәге табиблар бу турыда ветеринария хезмәтенә хәбәр итәләр. Белгечләр урынга барып, этнең сәламәтлеген тикшерәләр. Соңгы вакытта кешеләргә зыян салган дүрт аяклы дусларыбыз арасында котыру чире билгеләр табылмаган. Җирле үзидарә органнары белән дә тыгыз элемтәдә торып эшли аетеринария берләшмәсе. Урыннардан сукбай эт-мәчеләр турындагы мәгълүмат килеп ирешүгә, чара күрелә башлый.

Соңгы вакытта төлкеләр дә проблемага әверелгән. Алар торак пунктларында кешеләрнең ихаталарына керүдән дә “оялмыйлар“. Күптән түгел генә Колышчыда бер кешенең хуҗалыгына аяк баскан төлке ишегалдындагы эт белән сугыша. Хуҗа кеше икесенең дә җанын кыярга мәҗбүр була. Чөнки ул рационында кош-кортларга зур өстенлек биргән хайван чирле булып, аны этенә дә йоктыруын уйлап эш итә. Келәүештә котыру чире булган төлке эт һәм башка хайваннар белән контактка керә алмыйча кала.

Темага

Агымдагы елда районда котыру авырына каршы 540 эткә, 501 мәчегә, 5585 сыер малына прививка ясалган.

Сукбай этләр-мәчеләр проблемасын хәл итүгә җирле үзидарә органнары да читтә калмый. Чөнки алар урыннардагы хәлне контрольдә тотарга тиешләр. Кызганычка каршы, бездә хуҗасыз хайваннарны аларны вакытлыча тотар өчен питомниклар, вольерлар юк. Бердәнбер юл – аларны юк итү генә кала. Хуҗасыз эт-мәчеләр яныннан битараф рәвештә үтеп китәргә дә, ачлыктан интеккән мескеннәрнең ялварулы мияулауларын, өрүләрен ишетмәскә дә була. Шулай ук агулап үтерүе дә җиңел, әмма кешеләрнең андый кансызлыкка баруы гафу ителә торган нәрсә түгел, дибез. Шуңа күрә, якын дусларыбызны асрарга алынганбыз икән, алар соңгы сулышларына чаклы йортларыбызда тәрбияләнсеннәр, ишегалларында үз бурычларын үтәсеннәр иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International