Мәскәү астында безнең татар халык бәйрәме билгеләп үтелә, һәм һәр елны аны үткәрү мәйданы төбәкнең төрле шәһәрләренә һәм районнарына билгеләнә. Быел 14нче июнь көнне Мәскәү өлкәсендә Сабантуйны 15нче тапкыр билгеләп үттеләр. Пушкино районында оештырылган бәйрәмдә Татарстанны Мамадыш районы тәкъдим итте.
Тантаналы бәйрәмдә Мәскәү өлкәсе министрлыклары һәм ведомстволары, Пушкино районы хакимияте вәкилләре, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Мәскәү өлкәсендәге татар автономиясе рәисе Фәрит Мөхтәсәров катнаштылар. Бәйрәмнең ачылышында Пушкино һәм Мамадыш муниципаль районнары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Сабан туе үткәрелүче мәйдан ул көнне коелы, умарталы һәм йортлары булган татар авылына “әйләнде“. Мамадыш ишек алдында татар авылының көнкүреше тәкъдим ителде. Пушкино халкы биредә истәлеккә фотога төшү өчен чират торды.
Мәйданда Мамадышлылар оештырган спорт ярышлары, төрле уеннар, билбауларда көрәш барлык тамашачыларны җәлеп итте. Безнең күренекле чәк–чәгебез дә пушкинолылар күңеленә хуш килде. Алар белән халык бушка сыйлана. Бар территорияне моңга күмеп җырлар яңгырады.
Артистлар, спортчылар, сәүдә тармагы хезмәткәрләреннән торган 63 кешелек делегациябезне район башлыгы Анатолий Иванов җитәкләде. Тамашачылар татар һәм рус телләрендә җырлар башкарган сәнгать осталарыбыз чыгышын бик җылы каршыладылар.
Өлкә бәйрәменең күпсанлы кунаклары татар милли ризыкларыннан авыз итә, Татарстаннан китерелгән азык-төлек, милли символикалы товарлар, сувинерлар сатып ала алдылар. Уеннарда, ярышларда да бик теләп катнаштылар. Бәйгеләрдән Пушкино районы башлыгы Александр Тропин да читтә калмады.
-Барысы да бик яхшы оештырылган. Мамадышлылар безгә бәйрәм алып килде. Бик күңелле. Дөрес, Татарстанда әлеге чара зур масштабта үтә. Киләчәктә, һичшиксез Сабантуен республикагызга килеп караячакбыз,- диде Александр Тропин.
Җыр-бию, сәнгать коллективлары чыгышлары берәүне дә битараф калдырмый.
Ә милли көрәшнең абсолют батыры исемен Рамил Нуриманов яулады. Традиция буенча аның иң өстенә тәкә салдылар. Мамадыш көрәшчесе Айрат Юнысов та келәмнән бүләк белән китте. Үз авырлык үлчәвендә 3нче урынны яулады ул. Сабан туе батырларын районыбыз башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде.
Инт рус
-Мәскәү өлкәсендәге Сабан туена өченче мәртәбә киләбез. Әлеге бәйрәм белән безнең яшь буынга гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны җиткерәсе килә. Биредә бик җылы кабул иттеләр,- диде Анатолий Иванов.
Бәйрәм барышында Татарстанның төрле төбәкләреннән чыккан якташларыбыз килеп рәхмәт сүзләре әйттеләр.
инт
Бүгенге көндә Мәскәү өлкәсенең Пушкино районында 100 мең кеше яши. Шуларның 5 меңе татарлар. Ә Сабан туена килгәндә, ул Россиянең 50 дән артык төбәгендә, 20дән артык чит илдә билгеләп үтелә.