Чираттагы хәбәр дә төзелеш тармагы белән бәйле.

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Чираттагы хәбәр дә төзелеш тармагы белән бәйле. Яз көне безнең “Мамадыш-рт.ру“ адресы буенча урнашкан рәсми сайтыбызда, “Халык яңалыклары”  сәхифәсендә яшь әтидән килгән язманы бастырган идек. Әлеге яңалыкта юлларда, бигрәк тә күперләрдә коляска белән йөргәндә килеп чыккан каршылыклар турында язылган иде. Автор ул чагында Ушма елгасы аша салынган күпергә килүче тротуарга коляскалы кешеләргә керүе һәм чыгуы бик авыр булуын сурәтләде. Шәһәр җитәкчелеге әлеге язманы игътибарсыз калдырмады. Давыдов урамында урнашкан әлеге объект территориясендә төзекләндерү эшләре башкарылды. Ремонтны "Татавтодор" ААҖ Мамадыш филиалы коллективы башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International