Барлык почта бүлекләрендә дә 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә. Теләгән барча кеше яраткан газета-журналларына июнь азагына кадәр языла алачак, дип хәбәр итә "Татарстан почтасы". Ә без үз чиратыбызда сезне район тормышыннан хәбәрдар булырга чакырабыз! Моның өчен почта бүлекчәләренә барып яки безнең редакциябезгә килеп “Нократ” һәм “Вятка” газеталарына гына язылырга кирәк. 2015нче елның икенче яртыеллыгы өчен язылу физик затларга 564 сумга төшә! Атнага ике тапкыр кљн њзђгендђге темалар, соћгы яћалыклар џђм башка кызыклы мђгълњматлар белђн танышып бару өчен “Нократ“ (“Вятка“) газеталарына язылырга ашыгыгыз!
«Татмедиа» АҖ газета-журналларына электрон төрдә дә язылу мөмкинлеге бар. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә басмаларга – газета-журналларга , китапларга язылып була торган сервис эшли. Анда “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиеснең тулаем каталогы электрон рәвештә файдаланылышта. Әлеге сервисның өстенлеге шунда – матбугатка почта бүлекчәсенә бармый гына, ягъни дистанцион язылып була.