Мамадыш районы укучылары кыргый табигать белән икәүдән-икәү калдылар.

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Мамадыш районы укучылары кыргый табигать белән икәүдән-икәү калдылар. Иң чыдамнар, физик яктан нык булганнар гына “Өмет стартлары”ның туризм буенча күптөрлелегендә җиңеп чыга алдылар. Безнең төбәктә “Өмет стартлары” инде 11 нче тапкыр уза. Туризм буенча күптөрлелек сынавы аның соңгы этабы. Шәһәр һәм район командалары узган атнада Пузанка тавына җыелды. Нәкъ әлеге тау битендә, урман эчендә, кырыс табигать шартларында аларга җитди сынауларны узарга кирәк иде. Билгеле,командалардан фзик әзерлек кенә түгел, биология, география ише фәннәрдән дә ныклы белем таләп ителде.

Төрлелеге белән –әлеге спорт төре укучылар өчен бик тә кызыклы. Ләкин кызганыч, һәр мәктәп бу юнәлештә балаларны ныклап әзерли алмый.” Финанс яктан терәк бик аз. Ә инвентарь шактый кыйммәтле”, диде Степан Спиридонов. Алай да ярышта катнашырга теләк белдерүчеләр аз түгел.

Ярый нәтиҗәләре буенча, шәһәр зонасыннан 3 нче урында 2 нче санлы лицей, икенче урында 4 нче мәктәп,1 нче урынны 1 нче санлы мәктәп яулады. Авыл мәктәпләре арасында, икенче урында Кече Кирмән, 1 нче урында Шәдче, Көмеш Күл командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International