Тест-драйв.

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Узган якшәмбедә райондашлар һәм төбәгебез кунаклары тест-драйв уздырдылар. Автоһәвәскәрләр дә, тиздән машина алырга ниятләүчеләр дә ЛАДА машинасының биш төрле моделендә шәһәр урамнары буйлап җилдерә алдылар. Әлеге мөкинлекне Т. Каманың “Апельсин” автосалоны бүләк итте. LADA ның рәсми дилеры вәкилләре төбәгебездә булып киттеләр. Сәфәрләренең максаты- мамадышлыларга Лада машиналарының мөмкинлекләрен күрсәтү. Узган ялларда шәһәрдәшләребез Калина-универсал, Лада-Гранта, Приора, Ларгус һәм Нива машиналарына тест-драйв үткәрә алдылар. Т. Каманың “Апельсин” автосалоны менеджерлары белән берлектә шоферлар тәкъдим ителгән модельләрнең сыйфатын бәялэделэр.

 - Яңартылган Лада-Калина мультимедиалы система белән көйләнгән. Биредә радио, видео, фото, аудио функцияләр бар. Бу, үз чиратында, хәрәкәт вакытында сезнең балаларыгызга видео карарга, радио, usb-порт аша музыка тыңларга мөмкинлек бирәчәк. Чыбыксыз блютуз ярдәмендә телефон чылтыравына да җавап бирү мөмкин. Әлеге мультимедиалы система сенсорлы, әмма аерым механик идарәсе дә бар, диләр белгечләр.

 

Әлеге автосалон хезмәткәрләре безнең районда тәүге тапкыр. Киләсе очрашуга Т. Каманың “Апельсин” автосалоны тулы составта- кредит белгечләре белән килергә ниятлиләр. Мамадышлылар машиналарның сыйфатын гына бәяләп калмыйча, ә урында автокредит алган очракта нинди түләүләр таләп ителәчәге хакында да мәгълүмат туплый алачаклар. Т. Каманың “Апельсин” автосалонына ВАЗ (ЛАДА) машиналарының барлык модельләре һәм төсләре бар. Салон менеджерлары сүзләренә караганда, корыч атларның ассортименты һәрдаим яңартылып тора. Мисалга, седанның яңа “Лада Веста” моделен сентябрь аенда чыгара башлаячаклар, ә сатуда ул декабрь аенда пәйда булачак.

- Хөрмәтле, Мамадыш районы халкы. Сезне Т.Кама шәһәре, Көньяк урамы, 5.5 йорт адресы буенча чакырып калабыз. Без Ладаның рәсми дилеры. Бары тик бездә генә сез май аенда 2015 нче машиналарын 150 мең сумлык ташлама белән сатып ала аласыз, дип хәбәр итте менедќер.

 

Т. Каманың “Апельсин” автосалонында һәрдаим акцияләр эшли- сатып алучыларга махсус тәкъдимнәр ясала, бүләкләр бирелә. Ә мамадышлылар өчен махсус тәкъдим бар. Тулырак мәгълүмат ВАЗ (ЛАДА) “Апельсин” дилерлык үзәге сайтында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International