“01“ хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы ел башыннан районыбыз территориясендә дүрт янгын очрагы теркәлде.

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

“01“ хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы ел башыннан районыбыз территориясендә дүрт янгын очрагы теркәлде. Шуларның икесе 4нче гыйнварда – “Берсут“ җәнлек совхозында һәм Мамадышның Лермонтов урамында, калганнары 10нчы гыйварда Грахань авылы белән Мамадыш шәһәренең Энгельс урамында. Лермотов урамындагы йортның эче яна башлый. Янгын сүндерүчеләрнең оперативлыгы нәтиҗәсендә йорт тулысынча юкка чыгудан коткарып калына. “Берсут“ җәнлек совхозында шәхси хуҗалыктагы мунча урынында кара күмер өемнәре генә калган. Ә менә 10нчы гыйнвар көнне Энгельс урамында иртәнге сәгать җиденчеләрдә башланган янгын нәтиҗәсендә зыян күргән йорт хуҗасының тәне пешә һәм ул хастаханәгә озатыла. Грахань авылындагы йорт тулысынча янып бетә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International