“Мамадыш ТВ“ “Әдәби манзара“ тапшыруын тәкъдим итә

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Әдәбият елы кысаларында районыбызда үткәрелгән иң беренче һәм иң зур чара- ул да булса традицион Кышкы шигырь бәйрәме иде. Ул гадәттәгечә күпсанлы кунаклар катнашында үтә. Әдәби чараны матур гадәт буенча якташыбыз, күренекле татар язучысы Шәйхи Маннурны искә алуга багышлыйлар. Кичәнең 15нче гыйнварда уздырылуы да юкка гына түгел. Бу- каләм әһеленең туган көне. Аның тууына 110 ел тулды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International