Отарка җирлеге тормыш итү өчен иң кулай авылларның берсе. Янәшәдә генә елга–болыннар, шәһәргә дә ерак түгел. Аеруча фермерлык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә мөмкинлекләр зур биредә. Бу уңайлыкларны максатчан файдаланырга теләүчеләр дә бар. Андыйлар белән район башлыгының әлеге төбәккә булган эш сәфәре вакытында таныштык.
Узган атнада район башлыгы Анатолий Ивановның эш визиты графигына кергән торак пунктларның чираттагысы Пятилетка бистәсе һәм Отарка авылы иде. Җитәкче иң элек башлап килүче фермер белән очрашты. Отарка авылында яшәүче Евгений Сергеев сыната торганнардан түгел. 32 яшьлек ир–ат үзенең гаилә фермасын булдырган. Киләчәктә тагын да зуррак планнары бар.
“Хуҗалыгымда 18 баш мөгезле эре терлек тәрбиялим. Үгезләр. Тәүлеккә уртача 700 грамм артым бирәләр“,– дип сөйләде Евгений Сергеев. Киләчәктә тагын 25 баш мал алырга исәпли. Моның өчен абзары төзелеп тә килә инде. Азыкны болыннарда әзерлиләр. Район башлыгы фермерга 25 гектар җир алып, шунда терлек азыгы үстерергә тәкъдим итте.
Алга таба район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Семен Погодин гаиләсендә булды. Ул тормыш иптәше Анна белән гомер кичерә. Гаилә башлыгы 90 яшьтә, җәмәгатенә 89 яшь тулган. Бүгенге көндә өлкәннәр Ялтада яшәүче кызлары Мария тәрбиясендә.
Ветеран Семен Погодин фронтка 1942нче елда алына. Беренче бәрелешкә Белоруссия фронтында эләгә ул. Сугышны Япониядә тәмамлый.
Тыныч тормышта Соколка сал агызу рейдында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Иптәше Мария күмәк хуҗалыкта хисапчы, соңрак мәктәптә эшли.
Шушы төбәктә яшәүче Александр Тихоновның да фермерлык белән шөгыльләнәсе килә икән. Әлегә 50 гектар җирдә үсемлекчелек белән шөгыльләнә ул. Планнары- сөтчелек тармагын да колачлау.
Евгений Сергеев, Александр Тихонов рәтенә кушылырга теләүчеләр Отаркада берничә. Аларга Анатолий Иванов чәй табыны артында узган очрашу кысаларында район һәм республика тарафыннан күрсәтелүче ярдәмнәр хакында сөйләде, тәвәкәлрәк булырга чакырды.
Эш сәфәре кысаларында район башлыгы шулай ук социаль өлкәгә караучы барлык оешмаларда, чиркәүдә булды, соңыннан авыл халкы белән очрашты. Җирлек Советының киңәйтелгән утырышында 2014нче елда башкарылган эшләрне анализладылар, быелга бурыч-максатлар билгеләнде.