Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Гаилә” курсы буенча чираттагы дәресләр узды

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

2014 нче елның 17  нче декаберендә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Гаилә” курсы буенча чираттагы дәресләр узды. Бу юлы дәресләр Мамадыш районы Красная Горка урта мәктәбендә белем алучы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучылар район буенча төп гражданлык актлары буенча статистик мәгълүматлар, ЗАГС бүлегенең гаилә институтын популярлаштыру буенча алып барылучы эшчәнлек һәм башка күп кенә мәгълүмат белән таныштылар.

Бәхетле никах һәм гаиләнең асыллары балалар өчен аеруча зур кызыксыну уятты. Алар аерылышу таныклыгын алырга килүчеләр өчен үткәрелгән аноним анкета нәтиҗәләре белән дә таныштылар.

Дәрес ахырында рәхмәт сүзләре белән Красная Горка мәктәбе психологы  Мөхәмәдиева Оксана Валерьевна рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әйтергә кирәк, ул үзе дә мәктәптә “Гаилә” буенча электив курс укыта. Ләкин ЗАГС бүлегендә ишетелгән информацияне беренче тапкыр ишетүләре, аның бик мәглүмати һәм актуаль булуын ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International