Мамадышның яшь журналистлары республика бәйгесен йомгаклау тантанасында катнашты

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Мамадышның яшь журналистлары “Путешествие к истокам“ 5нче республика конкурсының җиңүчеләрен һәм дипломантларын бүләкләү тантанасында катнашты.

Иҗади бәйгегә йомгак ясау башкала  кунакханәләренең берсендә уза. Сынауда югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү учрежденияләре студентлары, мәктәп укучылары, эшче яшьләр, шулай ук яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашкан.

Конкурска ТР-ның 33 муниципаль районыннан барлыгы 137 гариза юлланган. Шуларның икесе безнең хезмәттәшләребез Гөлназ Кадыйрова һәм Алмаз Камалиев шәкертләре иде. “Зур тәнәфес“ мәктәп медиаүзәге вәкилләре Айгөл Мөхәммәтҗанова һәм Елена Злыднина дипломнар, истәлек бүләкләре алдылар.

Исегезгә төшерәбез, “Зур тәнәфес“ түгәрәген Балалар һәм яшүсмерләр йорты оештырган. Ул шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп базасында эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International